«Тормыш көзе табигатьнең үзе сыман»: ретро-кичә (18 +)

Көзге календарьда гадәти булмаган бер көн бар. Бу көнне йөрәкләр тирән ихтирам хисе белән тула, рәхмәт сүзләре җиткерәсе, кешеләргә карата аеруча игътибарлы буласы килә – бу өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне.

6 октябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Тормыш көзе табигатьнең үзе сыман» дигән ретро-кичә узды. Чарага китапханәнең даими укучылары – «Ялкын» клубы әгъзалары килде. 

Осень..
DSC02186
DSC02190
DSC02193

Алып баручы катнашучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, чара кунаклары бер-берсен котлады һәм үткән елларын искә алды. 
Сәламләү сүзләре белән ветераннарга ЗЯБ бистәсе ветераннар Советы рәисе Альтапов В.А. мөрәҗәгать итте һәм барысын да бәйрәм белән котлады. 

Катнашучылар «Яшь белән гармониядә» китап күргәзмәсе белән танышты, анда матурлык һәм яшьлек, сәламәтлек һәм озын гомер рецептларыннан торган әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук кичәдә иң күп укучыны ачыкладылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырылды.

Чара кунаклары төрле викторина һәм бәйгеләрдә иң яхшы итеп җыр, такмак башкару, мәзәк сөйләү буенча ярышты. Кичәдә беркем дә игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәеф, уен-көлке һәм елмаю балкыган йөзләр белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: